Санкт-Петербургта спа-үзәктә массаж ясаучы хатын Гашыйклар көнендә клиентлар агымына түзә алмаган. Аның үлеме турында SHOT Телеграм-каналы хәбәр итте.
Басма язуынча, 14 февраль көнне Индонезиядән килеп эшләүче хатын ярты көн дәвамында аз гына да ял итмичә клиентларны хезмәтләндергән. Бер мизгелдә ул үзен начар хис итеп, массаж кроватена утырган да, торгач, һушын югалткан. Нәтиҗәдә массажистканы артык арыгандыр дип шикләнеп, дәваханәгә алып киткәннәр. Тик табиблар аны коткара алмаган инде.
Хатынның хезмәттәшләре аның үлеме көнне массажга килүчеләр күп булуын һәм мәрхүмәнең аруга зарлануын раслаган.
Журналистлар ачыклавынча, мәрхүмә Индонезиядән Санкт-Петербургка акча эшләргә дип ярты ел элек килгән. Спа-үзәктә ул рәсми рәвештә эшләгән. Аның ике баласы калган. Мәрхүмәнең гаиләсе гәүдәсен туган ягына алып кайтуны оештырыр өчен үлем турында таныклык һәм башка документларның әзер булуын көтә.
Чыганак: lenta.ru