“Планета” сәүдә үзәгендә Гашыйклар көне алдыннан кызыклы акция игълан иттеләр. 14 февраль көнне анда сәүдә үзәгенең түшәменә беркетелгән йөрәк формасындагы челтәрдән 7 мең кабартылган шар очырылачак дип хәбәр иттеләр. Аның ни кызыгы бар инде диярсез. Кызыгы шунда – 7 мең шарның нибары 20сендә генә сатып алу сертификатлары яшеренгән.
Шулай итеп, акцияне оештыручылар шарлар тутырылган челтәрне кисеп җибәргән һәм шарлар сертификатларга өметләнеп килгән сатып алучылар өстенә коелган. Шул вакытта ажиотаж башланган, призларга өмет итеп килгән йөзәрләгән кеше арасында этеш-төртеш башлаган. Шарларны эләктереп, шарт та шорт шартлата башлаганнар.
Кызганчка каршы, имгәнүчеләр дә булган. 27 яшьлек хатын һәм 12 яшьлек үсмер. Ике баласы һәм ире белән килгән яшь хатын аягын сындырган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Үсмер малайның да аягы сынган, аңа гипс салып, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Социаль челтәрләрдә акцияне оештыручыларга карата начар комментарийлар язганнар, сәүдә үзәгендәге мәшхәр вакытында бернинди хәвефсезлек чаралары булмады дип тиргәшкәннәр, күпләр бәйрәмгә карата коточкыч дигән сыйфатны кулланган.
Чыганак: lenta.ru