Ханты-Манси автономияле округында 14 февральдә фаҗига булды. Хоккей корты түбәсеннән ишелеп төшкән кар 13 яшьлек малай үлемен гомерен өзгән. РЕН ТВ телеканалына бәхетсезлек очрагының шаһиты Артём Антипенко бу хәлнең ничек булуын сөйләп биргән.
Сургут районының Лянтор шәһәр биләмәсендә биш бала хоккей корты түбәсеннән төшкән кар өеме астында калган. Биш үсмернең берсе клиник үлем кичерә һәм комага китә, кызганычка каршы, ул комадан чыга алмый. Икенче үсмергә җиңелчә зыян килгән. Тагын өч малай җәрәхәтләнмәгән.
Антипенко сөйләвенчә, ул хоккей кортыннан ерак түгел генә яши һәм еш кына шунда маэмае белән йөри. Аның сүзләренчә, каток түбәсен быел кардан бер дә чистартмаганнар, фаҗиганең сәбәбе шул булган. Түбәдән ишелгән кар биеклеге кеше озынлыгыннан берничә мәртәбә биек булган.
Фаҗига урынына ярдәм итәр өчен барлыгы 180ләп кеше җыелган, дип сөйли Антипенко. Көрәкләр белән коралланган ир-атлар каза күргәннәрне тиз арада коткара башлаган.
РФ Җинаять кодексының 293 маддәсе 2 өлеше буенча (“Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән ваемсызлык”) җинаять эше кузгатылган.
Бу ялларда кинәт җылыту сәбәпле башка шәһәрләрдә фаҗигале очраклар теркәлде. Шуларның берсе – Түбәнге Новгородта. 14 февраль кичендә шәһәрнең Варварская урамындагы йорт янәшәсеннән ике кыз үтеп барган. Аларның өстенә йорт түбәсеннән боз кисәге төшкән. 19 яшьлек кыз шунда ук һәлак булган. Аның ахирәте җиңелчә җәрәхәтләнгән.
Тагын бер фаҗига 13 февральдә теркәлгән. Мәскәүнең Төньяк Измайлово районында 2011 елгы малай өстенә кар ишелеп төшкән. Щелков шоссесындагы 32 нче йортның соңгы катындагы балкон өстендә урнашкан лапастан үсмергә кар ишелеп төшкән. Беренчел мәгълүматлары буенча, конструкция законсыз урнаштырылган булган. Малай шунда ук һәлак булган, җинаять эше кузгатылган.
Якшәмбе көнне Подмосковьеның Ивантеевка шәһәрендә яшь кызның башына кибет түбәсеннән боз кисәге төшкән. Урындагы видеокамера кадрларыннан күренүенчә, боз кисәге түбәдән кинәт өзелә һәм тәрәзәгә тиеп, кызның өстенә төшә. Яшь кыз, боз кисәген күрсә дә, читкә китеп өлгерми. Шаһитлар шунда ук кызга ярдәмгә ашыга. Ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып китә. Җәрәхәтләнгән кызга операция таләп ителгән.
Кичә, 15 февральдә, тагын бер коточкыч фаҗига теркәлгән. Свердловск өлкәсенең Шалинский районының Сылва авылында теркәлгән. 8 һәм 9 яшьлек малайлар, Сокольная тавында “ватрушка” ларда шуганнар. Аларның өстенә кар ташкыны төшкән. Янәшәдә өлкәннәр булмау сәбәпле, алар үзаллы кар астыннан чыга алмаган һәм һәлак булган.
Чыганак: lenta.ru