Хәвеф-хәтәр
16 Февраля , 14:15

Авариягә эләккәч, балачактан сөйләшеп үскән телне оныткан

Амнезия киноларда гына булмый шул...

Авариягә эләккәч, балачактан сөйләшеп үскән телне онытканАвариягә эләккәч, балачактан сөйләшеп үскән телне оныткан
Авариягә эләккәч, балачактан сөйләшеп үскән телне оныткан

Уэльста (Бөекбритания) яшәүче 19 яшьлек студент баш мие селкенгәннән соң берничә көн үтүгә  балачактан камил белгән валлий телендә сөйләшә алмавын ачыклаган.

Инглиз теле – Эллис Пирсның туган теле, әмма ул валлий телендә дә иркен сөйләшкән. 2024 елның ноябрендә  Пирс юлда бозлавык булу сәбәпле авариягә очраган һәм баш сөяге-ми җәрәхәте белән хастаханәгә эләккән. Балачактан таныш телне оныткач, ул туып-үскән шәһәрдә үзен чит ил кешесе итеп тойган. Аберистуитта ул белем алган  университетта предметларның өчтән бере нәкъ шушы телдә укытылган, егетнең күп дуслары да инглиз телен начар белгән. Нәтиҗәдә ул тулы изоляциядә калган.

“Мин кешеләрне аңламый башладым, укытучыма гади генә хат та яза алмый идем”, – дип сөйли Пирс. Өстәвенә, Пирс паника һөҗүмнәреннән җәфаланган, когнитив проблемалары барлыкка килү сәбәпле, ул гап-гади Lego конструкторын да җыя алмаган.

Табиблар Пирска баш мие селкенү диагнозы куйган, һәм аның фикеренчә, нәкъ бу бәла тел белән бәйле кыенлыкларны барлыкка китергән, ә депрессия халәте проблеманы катлауландырган гына. Паника һөҗүмнәреннән котылырга теләп, ул саф һавада утын ярган һәм 2025 елның июнь аена аның валлий теле тулысынча диярлек тергезелгән. Университетта алган билгеләре түбәнәйсә дә, бу йомгаклау баллына йогынты ясамаган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас