Хәвеф-хәтәр
13 февраль , 07:57

18 яшьлек кыз, ябыгырга теләп, чак кына үлемнән калган

Мондый адымга бармагыз, кызлар!

Мәскәүдә анорексия белән авыручы 18 яшьлек кыз, үңәче өзелеп, хастаханәгә эләккән. Ябыгыр өчен ул ашаганнан соң гел генә  бармаклары ярдәмендә косу китереп чыгарган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 18 яшьлек Аня (исеме үзгәртелгән)  кичә көндез Мәскәү клиникаларының берсенә госпитализацияләнгән. Кыз сөйләвенчә, ул озак вакыт дәвамында ябыгыр өчен ашаганнан соң ясалма рәвештә косу китереп чыгарган. Чираттагы шундый “процедура”дан соң ул кинәт тамагында һәм күкрәгендә көчле авырту тойгысы сизгән, шулай ук кан йөткерә башлаган. Аня, куркып, ашыгыч ярдәм чакырткан.

Медиклар аңа үңәче өзелү һәм Маллори – Вейсс синдромы (ашказаны-үңәч өзелү-геморрагик өзелү синдромы. – Авт.) диагнозлары куйганнар. Яшь кызны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Әлеге вакытта Аня гастроэнтерологлар күзәтүе астында. Туклану тәртибе бозылу сәбәпле Аняны шулай ук психотерапевт белән консультация көтә.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас