Турникет аша узган вакытта укучы кызны ток суккан, һәм ул реанимациягә эләккән.
Бу хәл Чертановода, Мәскәүнең 1173нче санлы мәктәбендә теркәлгән. Үсмер кызның туганнары сүзләренчә, мәктәп турникеты аша үткән вакытта ул ток сугуны тойган һәм һушын югалтып егылган. Егылганда ул нык итеп башын бәргән.
Кызны реанимациягә салганнар.
Икенче көнне 13 яшьлек кызны палатага күчергәннәр. Аның хәлен тотрыкландырганнар.
“Московский комсомолец” язуынча, дәваханәдә кызның йөрәк ритмы ешаюын ачыклаганнар. Бала әле табиблар күзәтүе астында, шушы көннәрдә аны дәваханәдән чыгарырга тиешләр. Өйдә аңа медик булып эшләүче өлкән апасы күз-колак булачак.
Мәктәп җитәкчелеге бу хәлдән соң шунда ук турникетларны сүндереп куйган, ә берничә сәгать үтүгә аларны янә кабызганнар. Шулай да уку йортында тикшерү башланган.
Чыганак: lenta.ru