+23 °С
Облачно


Наро-Фоминскида 45 яшьлек хатын-кызны чәй эчкәннән соң ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. "112" Telegram-каналы язуынча, эчемлек салынган чынаякка терекөмеш эләккән.
Маршал Жуков урамындагы фатирда бала градусник ваткан, ә соңыннан аның эчендәге терекөмешне әнисенең чәенә салган. Баланың әнисе бернәрсәдән дә шикләнмичә, ул чәйне эчкән.
Мондый “өстәмә”дән соң ана кеше хастаханәдә ята. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Чыганак: lenta.ru