Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 февраль , 17:00

"Сыйныфташы кулында үлде": мәктәптә физкультурадан соң укучы вафат булган

Екатеринбургта тугызынчы сыйныф укучысы 9 февраль иртәсендә физкультура дәресеннән соң мәктәп бәдрәфендә вафат була.

"Сыйныфташы кулында үлде": мәктәптә физкультурадан соң укучы вафат булган
"Сыйныфташы кулында үлде": мәктәптә физкультурадан соң укучы вафат булган

Аңын югалткан вакытта ул сыйныфташлары даирәсендә була. Төбәк прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, инцидент 10 сәгать тирәсендә академик райондагы 181 нче мәктәптә була.

Ведомство мәгълүматлары буенча, тәнәфес вакытында малай сыйныфташы белән бәдрәфкә кергән, анда аңын югалткан. Башка укучылар шунда ук укытучыларны һәм медицина хезмәткәрен ярдәмгә чакырганнар. Реанимация гамәлләре нәтиҗә бирмәгән, ашыгыч ярдәм бригадасы үлем фактын раслаган.

Һәлак булучы – 2010 елгы укучы. Тәнәфестә тугызынчы сыйныф укучысының үлеме белән бәйле рәвештә  прокуратура тормышны һәм сәламәтлекне саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерә.

E1.ru хәбәр иткәнчә, сыйныфташлары мәрхүм турында уңай фикерләр әйтәләр, аның шат күңелле булуын билгелиләр. "Ул барысы белән дә исәнләшергә керде һәм егылды. Сыйныфташы кулында үлде, аның йөрәге белән проблемалары бар иде",  –  дип сөйләде укучыларның берсе басма белән әңгәмәдә.

"Сыйныфташы кулында үлде": мәктәптә физкультурадан соң укучы вафат булган
"Сыйныфташы кулында үлде": мәктәптә физкультурадан соң укучы вафат булган
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас