Хәвеф-хәтәр
8 Февраля , 11:00

Тау шуганда батып үлгән баланың гәүдәсен тапканнар

Кышкы уен фаҗига белән тәмамланган...

Брянскиның Десна елгасында 9 яшьлек бала гәүдәсен тапканнар.  Ватрушкада шуганда,  малай һәм аның дусты, боз астына китеп, батып үлгәннәр.

Үзәк өзгеч фаҗига Московский мирорайонында өч атнага якын элек теркәлгән. Биш бала ватрушкаларда тау шуган һәм аларның икесе салкын елгага төшеп киткән. Ул чакта малайларның берсенең мобиль телефонын гына тапканнар. Узган төндә водолазлар югалган малайларның берсенең гәүдәсен табып алган. Икенче баланың гәүдәсен эзләүләр дәвам итә.

Мәрхүм балаларның әти-әниләренә сабырлыклар телибез, бик авыр кайгы...

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас