Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 февраль , 01:25

Сыйныфташы һөҗүменнән соң пешкән малай өйгә кайтып киткән

Үсмер сүзләренчә, аңа ярдәм күрсәтүче булмаган. 

Красноярскида аркасы пешкән малай, укытучылар тарафыннан ярдәм көтеп ала алмау сәбәпле өенә кайтып китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта Kras Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Малайның әнисе сүзләренчә, класска үсмер кыз йөгереп кергәндә, ул беренче парта артында утырган. Үсмер кыз сыйныфташына табан керосин салынган шешә ыргыткан. Укучының аркасына шунда ук капкан. Аның иптәше ялкынны дәреслек ярдәмендә сүндермәкче булган, әмма бу барып чыкмаган. Бу вакытта, малайның әнисе сүзләре буенча, укытучы балаларны калдырган да каядыр чыгып йөгергән.

Аркасы пешкән малай, ярдәм көтеп ала алмагач, гардеробка төшкән дә, өс киемен алып, җәяү өйгә кайтып киткән. Малайның әнисе  сүзләренчә,  әгәр шунда ук күлмәген салдырсалар, баланың аркасындагы пешү эзләре азрак булыр иде. Әле малай дәваханәдә ята, аның хәле авыр, әмма тотрыклы.

Үсмер сыйныфташларына ут төрткән һәм чүкеч белән суккан кыз белән бер парта артында утыруын сөйләгән. Фаҗига алдыннан ул маркетплейсларда пычаклар һәм балталар сайлап утырган булган.

4 февраль көнне Красноярскиның 153нче санлы мәктәбе укучысы бәдрәфтә унитаз капкачына ут төрткән, аннары класска кереп, сыйныфташларына ут төрткән. Берничә баланың башына чүкеч белән суккан. Бу хәлдән соң 5 укучы дәваханәдә ята.

Сорау алу вакытында укучы кыз, Конституциянең 51нче маддәсенә сылтанып, кылыгының сәбәпләре турында сөйләүдән баш тарткан...

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас