Хәвеф-хәтәр
6 Февраля , 03:59

Өч үсмер үпкәләрнең "попкорн" авыруы белән реанимациягә эләккән

Әстәгъфирулла! 

Айрат Нурмөхәммәтов.Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

Февраль башында Ростов өлкәсендә өч үсмерне үпкәләрнең попкорн авыруы белән ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар. Бу чир аларда даими рәвештә вейплар тарту аркасында барлыкка килгән. Малайлар авыр хәлдә, берсенең үпкәләренә операция ясарга туры килгән.

16 яшьлек малайда җитди сулыш җитешсезлеге, аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Икенчесендә – вейп тудырган икеяклы EVALI пневмониясе, табиблар аңа операция ясаган. Моңа охшаш очраклар Русиянең башка төбәкләрендә дә теркәлә: 2021 елда Мәскәүдә шундый диагноз куелган, аннары Томскида. Былтыр ике балигъ булмаган бала шундый чирдән җәфаланган. Ростов өлкәсендә өч үсмерне госпитализацияләгәннәр.

Табиблар электрон тәмәкеләр сәламәтлеккә җитди зыян сала, ди. Вейпларның аэрозольләрендәге химик матдәләр тын юлларына зыян сала, үпкәләр  ялкынсынуына һәм сулыш белән проблемаларга китерә.

Гадәти тәмәке белән чагыштырганда вейплар зыянсызрак дип уйлый яшьләр. Тик алар бик нык ялгыша...

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас