Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 февраль , 01:12

Таш чыгару урынына төшеп киткән ир-ат югалган

Мондый суыкта өйдә генә утырырга да бит!

Яңа Мәскәүдә  Девятов каменоломняларына бер ир-ат хәбәрсез югалган. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары эзли.

SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, 21 яшьлек егет кичә иртән сәгать сигездә Девятов таш чыгару урыннарына экскурсиягә төшеп киткән һәм көндезге икеләр тирәсендә чыгарга тиеш булган. Тик туганнары сүзләре буенча, ул алар белән элемтәгә чыкмаган. МЧС коткаручылары аны эзләргә дип Девятское авылына юлланган.

Девятов таш чыгару урыннары – Подольск янында җир астындагы известьташ чыгару комплексы. Җир асты эшләре XVIII гасырда башланган, ХХ гасыр башында бу урыннар ташландыкка әйләнгән. Бу урын туристлар арасында бик популяр. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас