Мошенниклар әледән-әле яңа хәйләләр уйлап табып тора. Кызганычка, аларның кармагына эләгүчеләр дә аз түгел.
“Сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте” дигән традицион схема буенча алданучылар да һаман бар. Өстәвенә, мошенниклар яңасын уйлап тапкан. Хәзер мессенджерларда “Синеке авариягә эләккән, кайгыңны уртаклашам” дигән язулар килә башлаган. Һәм шунда ук сылтама да бар.
"Мондый хәбәрдән кисәк кенә аңы томаланган кеше сылтама буенча керә. Алга таба инде билгеле схема – акчаларыннан колак кага. Мондый очракларда уяу булырга һәм, хисләргә бирелеп, алданмаска кмрәк”, – дип кисәтә Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.