Русия Банкы Ижау шәһәренең “Добролайф” компаниясен финанс базарда легаль булмаган эшчәнлек билгеләре булган оешмалар исемлегенә керткән.
Әлеге оешма башлыча Telegram аша эш итә, шулай ук төрле шәһәрләрдә очрашулар да үткәрә. Башкортстанда мондый чаралар Уфада һәм Нефтекамада уздырылган, дип хәбәр итәләр республиканың Милли банкында.
Эш шунда: оешма вәкилләре популяр маркетплейсларда ташламалар алу өчен гражданнарга лояльлекнең цифрлы программасына керергә тәкъдим итә. Имеш тә оешманың маркетплейслар белән партнерлык килешүләре бар дип ышандыралар. Программага керү өчен 5-100 мең сумга DCB картасын сатып алырга гына кирәк икән. Клиентларның карталарына баллар күчерергә вәгъдә итәләр, янәсе дә, аларны маркетплейслар сертификатларына алыштырырга мөмкин. Программага яңа катнашучыларны җәлеп иткән кешегә күбрәк балл вәгъдә итәләр.
“Русия Банкы гражданнарны финанс компаниясен сайлаганда сак булырга чакыра. Оешманың легальлеген регулятор сайтында тикшерергә мөмкин. Әгәр компания турындагы мәгълүматлар кисәтү исемлегенә кертелгән икән, мондый оешма белән элемтәгә керергә кирәкми”, – дип аңлата Милли банкның Башкортстан буенча хәвефсезлек бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Насыйбуллин.
Ни кызганыч, бүгенге заманда аеруча уяу булырга кирәклеген кайсыберләр һаман онытып җибәрә шул...