

Уфа мәктәбенә һөҗүм иткән Вадим, SHOT мәгълүматлары буенча, укытучылар һәм сыйныфташлары белән конфликтта булган. Тугызынчы сыйныф укучысы күптән түгел шушы мәктәпкә күчкән.
Укучылар сөйләгәнчә, Вадим яшьтәшләре белән уртак тел таба алмаган, икенче мәктәптән күчкәч, беркем белән дә аралашмаган һәм коллективка кушылып китә алмаган.
Яшүсмер 4нче дәрес вакытында һөҗүм иткән: страйкбол автоматыннан укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр атып, петарда шартлаткан. Аны тоткарлый алганнар. 1, 5 һәм 9 сыйныф укучыларын подвалга эвакуацияләргә өлгергәннәр.
Мәктәптә Росгвардия эшли, уку йортына юлларны полиция япкан. Башкортстан Башлыгы зыян күрүчеләр юк, дип язган.
P.S. Вадим нәкъ менә тарих укытучысы Тимур С.-га һөҗүм итәргә теләгән. Балалар автоматын ул онлайн-кибеттән сатып алган.
Соңгы ике айда яшүсмер кәефенең кискен үзгәрүенә зарланган.
16нчы гимназиядә атыш факты буенча җинаять эшләре кузгатылган, шул исәптән ваемсызлык маддәсе буенча да.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.