Хәвеф-хәтәр
3 Февраля , 06:36

Мәчеләр фатирда янгын чыгарган

Менә сиңа мә! 

Подмосковьеның “Одинцово-1” торак комплексында янгын чыккан. Комплекста яшәүчеләр янгын сигналын ишеткән һәм бер фатир тәрәзәсеннән төтен  чыгуын күргән. Куркышкан кешеләр ашыгыч ярдәм, полиция һәм янгын сүндерүчеләр хезмәтен чакырткан. Махсус хезмәтләр исә вакыйга урынында ике мәчедән башка беркемне тапмаган. Янгын нәкъ песиләр аркасында чыккан.

Фатирда яшәүче хатын сөйләвенчә, йонлач хулиганнар аш-су бүлмәсендә уйнаклап йөргән, песиләрнең берсе плитә өстенә сикергән һәм шул мизгелдә конфорка кабынып киткән, ә плитә өстендә яшелчәләр өчен киптергеч торган. Киптергечкә ут капкан, фатирда янгын чыккан.

Тәртип бозган мәчеләрне “тоткарлаганнар” һәм тәрбияви  әңгәмә оештырганнар. Идарәче компания һәм янгын сүндерүчеләр мәче сөюче фатир хуҗасына мондый хәлләр булмасын өчен киңәшләр биргән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас