Хәвеф-хәтәр
29 гыйнвар , 05:00

Узган төндә республикада ике янгын чыккан

Учалы һәм Борай районында кеше гомерләре өзелгән.

Учалы авылының Партизанская  урамында шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр коткаручыларга 28 гыйнвар кичндә килеп ирешә.

“Көчле җил булу сәбәпле ялкын йорттан верандага һәм абзарга күчкән. Янгын сүндерүчеләр килде. Кызганычка каршы, янгынны сүндергән вакытта һәлак булган 66 яшьлек хатын гәүдәсе табылды”, – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шул ук кичне Борай районы Әрдәш авылында Дуслык урасындагы торак йортка ут капкан.

“Ачык ялкынны сүндергәч, йорт хәрабәләрен җыештырганда янгын чыккан йортның хуҗасы - һәлак булган 59 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылды”, – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас