

Үлем белән янаган Нипах вирусын манго аша йоктыру куркынычы бар. Җирле халык ышандыруынча, нәкъ шушы җимешне “оча торган төлкеләр” ярата. Ә “ярканат төлкеләр” – вирусны төп таратучылар.
SHOT Телеграм-каналына һиндлар сөйләвенчә, ел саен илдә манго җимешен ашаганнан соң Нипах вирусын йоктыру очраклары теркәлә. Аны Pteropus төренә караган җиләк-җимеш тычканнары кимерергә ярата, бу җиләк-җимеш тычканнарын “ярканат төлкеләр” дип йөртәләр. Тропик илләрдә алар вирусны төп таратучы булып тора. Бу тычканнар үзләренең зарарланган төкереген җимешләрдә калдыра, ә кеше, бу хакта белмичә, җимешне ашый. Мангода Нипах вирусы өч көн сакланырга мөмкин.
Бөтен дөньядагы манго җитештерүенең яртысы диярлек Һиндстан өлешенә туры килә. Ә Көнбатыш Бенгалия (анда кичә Нипах йоктыруның өч очрагы ачыкланган) җиләк-җимеш бакчалары белән дан тота. Төбәктә манго утырту мәйданы 100 мең гектардан артык, ә җиләк-җимеш уңышы 1 млн тоннага якын дип бәяләнә. Гаять зур бакчалар аркасында Көнбатыш Бенгалиядә “ярканат төлкеләр”енең эре колонияләре яши. 2023 елдагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларның бер өлешенең вируска антитәнчекләре бар. Бу төбәктә Нипах вирусының манго яратучы җимеш ярканатлары аркасында таралуын раслый.
Җирле халык туристларга җиләк-җимешләрне яхшылап юарга, аларны телемләп киселгән килеш сатып алмаска һәм манго кабыгын игътибар белән карарга киңәш итә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.