Краснодарда арт санына липосакция (Липосакция – вакуум аппараты ярдәмендә билгеле бер зоналардан (корсак, ян-як, ботлар) артык майны нокталы рәвештә алу буенча хирургия процедурасы. – Авт.) ясаткан хатынга аякларын ампутацияләү яный. Процедура нәтиҗәләре күңелсез: тукымалар некрозы, кан йөреше бозылу һәм үлем янау.
Анастасия арт саныннан артык майлардан котылу өчен клиникага 2021 елда мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта операция аңа 70 мең сумга төшкән. Ярты елдан соң процедура көткән өметләрне акламаган. Хатынның арт саны элекке формасын югалткан, анда “калкулыклар” барлыкка килгән, тигез булмаган урыннар гематомалар аркасында күгәргән, өстәвенә, Анастасия арт санында тыгыз төеннәр барлыгын тойган. Клиникада хатаны таныганнар һәм өстәмә липосакциягә ризалашканнар.
Тик, процедурадан соң барлыкка килгән катлаулануларны күргәч, табиблар проблемалы пациент хатынга операция ясаудан баш тарткан, алар Анастасиягә 300 мең сум компенсация түләп, шундый авыр очраклар белән эшләүче икенче клиникага барырга тәкъдим иткән. Анастасия дәгъва белдерүдән баш тартып, кул куйган. Тик икенче клиника табиблары да уңышсыз операция нәтиҗәләрен төзәтүгә алынмаган, чөнки ике ел узуга яшь хатынның арт санында кан йөреше җитди бозылган булган.
Зыян күрүченең адвокаты сүзләренчә, бәйсез экспертиза операция ясаган хирургның кан әйләнеше челтәрен зарарлавын, бу исә тукымаларның некрозына һәм оча-бот сөягенең инфарктына китерүен күрсәткән. Анастасия судка мөрәҗәгать иткән, ул дәвалануга сарыф ителгән акчалар һәм әхлакый зыянны өстәп барлыгы 4,8 млн сум таләп итә. Клиника исә пациент хатынны мошенниклыкта гаепли – чөнки ул дәгъвалардан баш тартып, документка кул куйган һәм клиникадан акча алган. Әгәр дәвалау ярдәм итмәсә, Анастасия аяксыз калырга мөмкин.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.