Хәвеф-хәтәр
27 Января , 06:49

Шри-Ланкада Казан туристларына фил һөҗүм иткән

Өч тонналык кыргый җәнлек аларның котын алган.

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Шри-Ланканың туристик зонасы буйлап арендага алынган машинада китеп барганда Татарстаннан бер гаилә котырынган филне очраткан.

Шаһитлар сүзләренчә, башта бар дә әйбәт булган: сәяхәтчеләр ике филне очраткан, аларны ашаткан һәм арытаба кузгалып киткәннәр. Әмма өченче фил көтелмәгәнчә агрессия күрсәткән, ул хортумы (русча – хобот) белән машина салонын селкетә башлаган. Филнең үз-үзен шулай тотышы, бәлки турист хатынның аңа җимеш бирүе белән бәйледер.

“Филләрнең шулкадәр хәвефле булуын белми идек. Моңа кадәр без Таиландта ял иткән идек  – анда филләрдә йөрдек, аларны ашатык. Бу юлы без ике филне ашаттык,  ә менә өченче фил безнең машинага керде. Без бик курыктык югалып калдык, нишләргә дә белмәдек. Бәхеткә, янәшәдә бүтән машиналар да бар иде, алар клаксонга басып, филне куркыта башлады. Берсе дә каза күрмәде. Машинага гына зыян килде”, – дип тәэссоратлары белән уртаклашкан Казанда яшәүче гаилә. 

Чыганак: kazan.kp.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас