Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 гыйнвар , 00:46

Яңа “Нипах” вирусы безнең өчен куркынычмы?

Коронавирустан соң яңа чир турында ишетсәк, йөрәкләр "жу" итә...

Һиндстанда 100 кеше “Нипах” үлемечле вирусының яңа кабынышы аркасында карантинда тора. Үлем 40-70%  очракларда теркәлә, ә авыруга каршы вакцина юк. Быел вирустан бер кеше үлгән.

"Нипах" вирусы турында нәрсә билгеле?

 –Быел вирус йоктыруның биш очрагы Һиндстанның Көнбатыш Бенгалия штатында ачыкланган. Аларның өчесен бу атнада теркәгәннәр. Табиб, шәфкать туташы һәм медицина учреждениесе хезмәткәре зыян күргән. Вирус йоктырган кешеләрнең берсе комага киткән.

– Яңа “Нипах” авыруыннан беренче үлем очрагы теркәлгән: бер пациент анализлар алып өлгергәнче үлгән. Аңардан әлеге вирусны медперсонал йоктырган.

- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында белдерүләренчә, вирусны хәвеф дәрәҗәсе югары булган патоген буларак карыйлар. Әмма глобаль пандемия хәвефе юк диярлек, әгәр кабыныш чикләнгән булса.

– “Нипах” вирусы яңа түгел: 2023 елда Һиндстанның Керала штатында авыруның кабынуын теркәгән булганнар. 2024 ел эчендә бу төбәктә вирус йоктырып ике пациент үлгән.

– Халыкара практикада «Нипах» вирусы бары тик локаль кабынулар гына китереп чыгара: нигездә Һиндстанда һәм Бангладешта. Коронавирус кебек массакүләм таралу беркайчан да булмаган.

–“Нипах” вирусын Русиягә туристлар алып килергә мөмкин. Ләкин хәвеф югары түгел: ул бары тик кабынуның локаль учаклары үзәгендә һәм инфекция чыганагы белән турыдан-туры элемтәдә булганда гына бар.

– Русиядә вирусның читтән кертелгән очраклары ачыкланмаган, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорда. Илдә вирусны вакытында лаборатор диагностикалау өчен тест-система эшләнгән.

– Вирус хайваннардан (күбесенчә ярканатлардан һәм дуңгызлардан) һәм авыру кешеләрдән күчә. Төп симптомнар арасында: югары температура, баш һәм мускуллар авыртуы, көчле хәлсезлек. Чир катлаулы узган вакытта вирус баш мие һәм сулыш системасын зарарларга мөмкин.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас