Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 гыйнвар , 00:53

Әбҗәлилдә иномарка атлар көтүенә барып менгән

Мондый фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкин дә бит...

Әбҗәлил районы хакимияте/ Айрат Әминев.
Фото: Әбҗәлил районы хакимияте/ Айрат Әминев.

Әбҗәлил районында Mercedes машинасы юлга йөгереп чыккан ике ат белән бәрелешкән. Район хакимияте башлыгы Айрат Әминев бу юл авариясенең сәбәпләрен үзе ачыклаган.

Бүген шәхсән үзем булдырмый калырдай ике гадәттән тыш хәлне ачыклау белән шөгыльләндем. Иртә таңда Самарское һәм Озерное авыллары арасында трассада юл һәлакәте теркәлгән.  Юлга йөгереп чыккан ике ат

Mercedes автомобиле астында калган. Бәхеткә, җиңел машинадагы яшь егетләр имгәнмәгән, алар үзләре махсус хезмәтләрне чакырткан”, – дип хәбәр итте Әминев.

Район башлыгы атларда чиплар һәм яктылыкны кайтаргычлар булмаган булмаган, дип өстәгән. Көтүдәге калган атларны вакытлыча асрау пунктына куып керткәннәр. Белгечләр атларга чиплау үткәргән һәм экспертиза өчен һәлак булган хайваннарның кан үрнәкләрен алганнар. Полиция ат көтүенең хуҗасын эзли.

Әминев сүзләренчә, әгәр атлар хуҗасы үз җаваплылыгын танымаса, атларның кемнеке икәнлеге ДНК-тест ярдәмендә ачыкланачак. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас