Хәвеф-хәтәр
23 гыйнвар , 05:17

Көпә-көндез 14 яшьлек малайны урлаганнар

Бала өчен акча сорыйлар.

Красноярскида 14 яшьлек малайны урлаганнар һәм хәзер аның өчен акча сорыйлар.

Кичә көндез  Николай Капля югалган. Ул Красноярскиның Серебряный Бор коттеджлар посёлогындагы өйдән чыгып киткән. Волонтёрлар аны маршрутын күзәтү камералары буенча  карап чыккан һәм кара курткада, капюшон кигән кеше белән күргәннәр. Күп тә үтми Коляның әти-әнисенә акча сорап видео килгән, шулай ук малайның каракларның таләпләрен үтәүне сораган видеомөрәҗәгатен дә җибәргәннәр. Җинаять эше кузгатылган. 

P.S. Югалган малайның әтисе - Красноярск краенда билгеле бизнесмен Андрей Капля. 2025 елда ул Красноярскиның иң бай кешеләрнең ТОП-100легенә кергән. 
Караклар бала гомере өчен 30 миллион сум акча сорый. Әлеге вакытта үсмерне Украина мошенниклары вербовкаламаган микән дигән версия тикшерелә. 
Кичә кич Андрей Капля өйгә кайтканда улы инде анда булмаган. Билгесез адәмнәр сейфны бушаткан (анда 3 миллион сум булган), соңрак бизнесменга акча таләп иткән видеолар килгән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас