Хәвеф-хәтәр
22 Января , 14:59

Русия блогеры СПИД йоктырам дип янаган

Чит илдәге якташларыбызның кыланышлары өчен оят...

Филиппин утрауларында  “ВИЧ таратырга килгән” Русия блогерын тоткарлаганнар. Шушы арада аны туган ягына депортацияләргә мөмкиннәр.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 21 яшьлек треш-стример (Треш-стрим – туры эфир төре, аны алып баручы үзе яки башка кешеләр (шулай ук хайваннар) өстеннән җенси, сәламәтлек өчен хәвефле, эпатажлы, кимсетүче һәм шуңа охшаш гамәлләр башкара. – Авт.) Никита Чехов илгә Шанхайдан килгән. Килү белән интернетка видео урнаштырган, анда ул җирле халык арасында куркыныч чир таратырга планлаштыруын хәбәр иткән. Бу ролик Филиппин пабликларында күз ачып йомганчы таралган һәм кешеләрне паникага салган. Видеога полицейскийлар да игътибар иткән.

Чеховны тиз арада ВИЧ тарату янавы өчен  тоткарлаганнар. Җирле власть вәкилләре Русия блогеры Филиппин халкын хөрмәт итмәвен күрсәткән, дип белдергән. Әлеге вакытта Чехов СИЗОда сак астында, аңа депортация яный.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас