Хәвеф-хәтәр
21 Января , 19:38

Мәетләрне хастаханә коридорына тезеп салганнар

Әй, Ходаем!..

Курск шәһәренең 6нчы санлы дәваханәсе коридорында мәетләрне коридорга тезеп салганнар. Бу хакта Курск өлкәсе башлыгы Александр Хинштейн хәбәр иткән.

Чиновник сүзләренчә, бу хәл турында ул социаль челтәрләрдән белгән – ул мәетләрнең фотосурәтләрен күргән һәм коллегалары белән әңгәмә вакытында мәгълүматның чынбарлыкка туры килүенә инанган. Хастаханә җитәкчелеге гамәлләре Хинштейнда шок тудырган.

“Аларны (мәетләрне)  фотога төшергән хезмәткәр ханым журналистларга  шундый  хәлләр еш кына була дип сөйләгән: дәваханәнең үзендә морг юк, шуңа үлгән пациентларны, полиэтиленга төргән килеш, каталкаларда коридорда калдыралар. Янәшәдә авырулар йөри, персонал азык-төлек тарата”, – дигән Хинштейн.

Курск өлкәсе губернаторы игълан итүенчә, ул 21 гыйнвар киченә кадәр гәүдәләрне саклар өчен бина белән тәэмин итәргә кушкан. Мәрхүмнәргә мондый мөнәсәбәт мөмкин  түгел, дип белдергән ул. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас