Подмосковьеның Балашиха шәһәрендә яшәүче ир-ат чит фатирга бәреп кергән дә кечкенә балалы гаиләнең өстенә баллончиктан химик матдә сиптергән. Бу хакта “112” Телеграм-каналы яза.
Каза күрүчеләр сүзләре буенча, төнлә күршеләре бик нык тавышланган, аларны тынычландырыр өчен полиция чакыртырга туры килгән. Иртән аларның утын сүндергәннәр. Гаилә башлыгы рубильникны кабызыр өчен подъездга чыккач, аңа күршесе һөҗүм иткән һәм баллончиктан химик матдә сиптергән.
Аннары күрше ир-ат фатирга бәреп кергән һәм шул ук матдә белән аның хатынына һәм бер яшьлек баласына сиптергән.
Бар гаилә пешкән. Баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Күршеләр террорыннан каза күргән гаилә полициягә гариза язган.
Чыганак: lenta.ru