Хәвеф-хәтәр
21 Января , 06:23

Коточкыч буран аркасында альпинистлар тау битеннән кузгала алмый

Нишләп соң алар шулкадәр экстрим ярата?

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Бер төркем Русия альпинистлары Антарктидадагы Сидли вулканына күтәрелмәкче булган. Әмма көчле буран аркасында алар тау битеннән кузгала алмый.

Гидлар Артём Ростовцев һәм Александр Дорожуков җитәкчелегендә 12 альпинист планетаның иң кырыс урыннарының берсенә – Антарктидадагы Сидли вулканына киткәннәр. Сидли – 4285 м биеклектәге сүнгән вулкан. Әмма русиялеләр нибары 1500 метр биеклеккә генә күтәрелә алган, нәкъ шул ноктада коточкыч һава шартлары аларга юлны дәвам итәргә комачаулаган. Алар алтынчы көн урыннарыннан кузгала алмыйлар.

Төннәрен анда һава температурасы -42 градуска кадәр төшә.

Табигатьнең шундый җитди каршылыкларына очраган альпинистлар: “Эх, өйдә утырсам яхшырак булыр иде”,  – дип уйлаганы бармы икән...

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас