Свердловск өлкәсе Первоуральск шәһәрендә яшәүче хатын Яңа елны бәйрәм иткәннән соң “Красное&Белое” кибетенә эшкә киткән һәм юкка чыккан.
Югалган 41 яшьлек хатынның улы сөйләвенчә, әнисе өйдән бер тиен акчасыз чыгып киткән. Ул әнисенә иҗтимагый транспортта йөри алсын өчен акча күчергән.
Хатынның ире сүзләренә караганда, өч атнага якын вакыт эчендә ул аның белән нибары бер тапкыр элемтәгә чыккан. Ире аның белән 7 гыйнвар көнне телефоннан сөйләшкән. “Ул адекват халәттә түгел иде, сөйләшкәндә теле чак әйләнде. Кайт дип үтендем, ул исә: “Өйгә кайтырга куркам, мин әйбәт кешеләрдә”, дип җаваплады”, – дип сөйләгән ир.
Ир-ат сөйләвенчә, хатыны элек тә өйдән шулай киткәләгән. Әмма аның “загул”лары бер атнадан озаграк дәвам итмәгән. Шуңа күрә ире хатыны югалу белән полициягә мөрәҗәгать итмәгән.
Ир-ат хатыны булырга ихтимал урыннарның барысын да тикшереп чыгуын белдергән. Коллегалары исә хатынның 1 гыйнвар көнне эш сменасыннан соң кайтып китүен раслаган. 19 гыйнвардан башлап аның телефоны сүндерелгән.
Югалган хатынны эзләүгә оперативниклар һәм волонтёрлар кушылган.
Чыганак: lenta.ru