Хәвеф-хәтәр
19 Января , 20:09

-43 градуста палаткада кунганнар

Әстәгъфирулла! 

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Ике Себер кешесе Красноярск краенда Торгашинский сыртында минус 43 градус температурада палаткада кунган. Бу хакта экспериментта катнашучы Сергей Ткаченко РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

“Минем өчен бу үземне һәм организмны тау маршрутларында төрле көтелмәгән хәлләргә әзерләү булды. Безнең максат – организмны һәм үз тәҗрибәбезне кул астында кирәкле әйберләр булмаган хәлләргә әзерләү”, – дип аңлаткан эксперимент асылын Ткаченко.

Экспериментта катнашучыларда үзләре белән һәр туристта була торган гади палаткалар һәм йокы капчыклары булган. Ткачкенко сүзләренчә, алар махсус рәвештә тауга күтәрелгән, анда салкын -50 градус булып тоелган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас