

Бу очрак Мәскәүдә теркәлгән. Baza Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, ата кеше баласы белән тышта бик озак йөргән, сабый хәтта "ватрушка"да утырган килеш йоклап киткән. Ир-ат аны уятмаска уйлаган. Һәм тюбингны кафе тәрәзәләре янында тышта калдырып, бина эченә кереп киткән. Ә узгынчыларның "ватрушка"дагы ташландык балага булган реакцияләрен тәрәзәдән видеога төшереп торган.
Baza Телеграм-каналына ата кешенең үзе җибәргән видеосыннан аның мәскәүлеләргә малайга тияргә кирәкмәве, һәм аның сабыйны тәрәзәдән күзәтеп торуын аңлатырга тырышуы күренә. Әмма бер узгынчы хатын бу хәлгә битараф кала алмаган һәм полиция чакырткан, әмма хокук саклаучылар килүгә ир-ат кафедан китеп өлгергән.
Бу хәлгә карата берәр тикшерү башлаганнармы, юкмы икәнлеге билгесез.
Чыганак: lenta.ru