

Подмосковьеда яшәүче егет “энергетиклы” диета аркасында подагра (Подагра — матдәләр алмашының системалы авыруы, бу чир вакытнда организмда артык сидек кислотасы (уратлар) тупланып, буыннарда кристаллар хасил итә, алар кинәт кискен авырту, ялкынсыну (подагра артриты) һәм шешү китереп чыгара, еш кына аякның баш бармагы буыннарына зарар китерә) белән авырган: ул соңгы 5 ел дәвамында көн саен өчәр банка бу энергетик эчкән. Яңа ел бәйрәмнәрен ул дәваханәдә үткәргән.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, Красногорскида яшәүче 28 яшьлек Герман шулкадәр энергетикларны яраткан ки, ул хәтта бу дәртләндерүче эчемлек фанатлары төркемендә булган һәм көн саен эчелгән банкаларны фотога төшереп, төркем чатына җибәргән. Гыйнвар бәйрәмнәре башланганда Герман табибларга барып, сәламәтлеген тикшертергә уйлаган. Поликлиникага барыр алдыннан бер банка энергетик эчкән, әлбәттә. Ач килеш тапшырмагач, анализлар нәтиҗәләре дөрес булмаган, медиклар егетне хастаханәгә озаткан.
Берничә анализдан соң Германда подагра тапканнар – ул көн саен эчкән энергетикларда фруктоза дәрәҗәсе югары булу сәбәпле аның матдәләр алмашынуы бозылган. Бу эчемлекләргә Герман 200 меңнән артык акча тотынган, ә менә подагра чире хәзер аны гомере буена җәфалаячак.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.