-10 °С
Болытлы
Һәлакәт турындагы хәбәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчеры пультына төнлә килгән.
63 кв метр мәйданда янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 62 яшьлек ир-ат һәм 83 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәләрен тапкан.
Хәзерге вакытта фаҗига урынында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Янгын чыгуның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.