

Русиядә антидепрессантлар кулланганнан соң 16 яшьлек укучы кызның тән тиресе, катламланып, куба башлаган. Бу хакта “112” Телеграм-каналы хәбәр итә.
Үсмер үзен “день сурка” режимында яшәгән кебек хис иткән һәм тормышының мәгънәсен күрмәгән. Аптыраган ата-ана кызны шәхси клиникага алып барган, анда анализлар тапшырганнан соң белгечләр антидепрессантлар, антипсихотиклар һәм эпилепсиягә каршы дарулар язганнар.
“Клиникада ятып, 30 декабрьдә күтәренке һәм күңелле кәефле бала белән чыктык. Икенче көнне кызым конъюнктивит белән уянды. Арытаба иреннәре шешеп чыкты, авызында җәрәхәтләр (стоматиттагы кебек) барлыкка килде, тән температурасы 39га җитте, бите сизелер-сизелмәс тимгелләр белән капланды”, – дип исенә төшерә ул хәлләрне үсмернең әнисе.
Үсмернең хәле күзгә күренеп начарайган. Балага берничә тапкыр ашагыч ярдәм чакыртканнар, аннары 1 гыйнварда Мәскәүнең Морозов балалар клиник дәваханәсенә алып киткәннәр. Анда табиблар укучы кызда шәхси клиникада язып биргән “ламотриджин” препаратына көчле аллергия барлыкка килгән, дип аңлаткан. Үсмер кызда бик сирәк очрый торган Лайелл синдромы үсешкән, әлеге синдром аркасында баланың тәнендәге тиресе катламланып куба башлаган, ә авызында җәрәхәтләр барлыкка килгән.
Әлеге вакытта укучы кыз акрынлап терелә, ә аның ата-анасы шәхси клиника табиблары белән көрәшеп маташа.
Чыганак: lenta.ru