Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә маймыл һөҗүм иткән 5 яшьлек кыз баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Бу хакта Балаково шәһәр клиник хастаханәсендә хәбәр итәләр.
Дәваханә хәбәре буенча, бала Минска урамындагы сәүдә үзәгендә урнашкан контактлы зоопаркта җәрәхәтләнгән. Җәнлекләр тотучы кыз балага маймылны ашатырга рөхсәт иткән, әмма янәшәдәге примат аның бармаган тешләгән. Бармактагы яраның никадәр тирән булуы ачыкланмый. Җәрәхәтләнгән баланы вакцинация үтәргә хирургия бүлегенә салганнар. Хәбәрдә шулай ук бу гыйнвар аенда гына әлеге зоопаркта маймылның кешегә һөҗүм итүенең икенче очрагы икәнен язганнар. Ай башында җәнлек һөҗүме нәтиҗәсендә 27 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләнгән.
Чыганак: lenta.ru