Яр Чаллы шәһәрендә мошенниклар стоматологик клиника ачып җибәргәннәр дә, кешеләргә көчле басым ясап, сәламәт тешләрен алдыртырга мәҗбүр иткәннәр. Ахырда имплантлар куеп, матур елмаю вәгъдә иткәннәр. Бу эшкә клиника хезмәткәрләре клиентларны зур күләмдә кредит рәсмиләштерергә күндергән. Кызганычка каршы, моның ахыры начар булган.
Алданучылар арасында ике бала әтисе, 38 яшьлек Андрей Муллин. “КП-Казань” хәбәр итүенчә, былтыр җәй көне аңа билгесез номердан шалтыратканнар. Ягымлы тавышлы әңгәмәдәш яңа клиника ачылу уңаеннан игълан ителгән акция турында сөйләгән. Ул Андрейга теш казнасын тулысынча бушлай рентгенга төшерергә һәм соңыннан консультация тәкъдим иткән. Ир-ат мондый мөмкинлекне кулдан ачкындырмска уйлаган һәм яңа клиникага барган.
Тикшеренү узганнан соң Андрейга пародонтоз диагнозын куйганнар. Ир-ат сүзләренчә, ул тешләре проблемалыдыр дип уйлаган булган, әмма ул кадәр үк дип күз алдына китермәгән.
Теш табибы Андрейның авызы тулысынча черү белән зарарланган дигән. Бу йогышлы, шуңа күрә Андрейга кичекмәстән хатыны һәм балаларын үбүдән тыелырга һәм аерым савыт-сабадан тукланырга кирәк, дип аңлаткан. Ә бу хәлдән чыгу юлы бер генә — тиз арада барлык тешләрне алдырып, имплантлар куйдыртырга. Барлык эшләргә 700 мең сум ача кирәккән. Әлбәттә, клиникада Андрейның хәленә кергәннәр һәм рассрочка рәсмиләштерергә ризалашканнар.
“Нәрсәдер сизендем инде мин, әмма клиникада һушыма килергә ирек бирмәделәр. Басым шулкадәр көчле иде ки, мин килешүгә кул куйдым да шунда ук тешләремне алдырыр өчен хирург кәнәфиенә утырдым”, — дип искә ала Андрей.
Ике тапкыр клиникага барып, 17 тешен алдыра ул. Шунда ук астан һәм өстән икешәр имплант куялар. Ә икенче көнне клиникада кинәт кенә имплантлар куюны дәвам итү мөмкин түгел дип игълан итәләр, чөнки, имеш, инфекция кискенләшкән. Ул очракта Андрей башка җирдә дәваланыр өчен калган ачаларын бирүне таләп иткән, әмма табиблар баш тарткан. Имеш, бар акчалар да тотынылган.
Шулай итеп, яшь ир тешсез һәм зур бурыч белән калган. Ай саен ул автобус йөртүчесе хезмәт хакыннан банкка 30 мең сум түли. Кредитны ул өч елга алган.
Соңрак мошенниклар кармагын башка кешеләрнең дә эләгүе ачыкланган. Алданучылар клиникага шикаятьләр язган, әмма ул кинәт ябылган.
Андрейның тормышы исә тәмугка әверелгән. 7 ай тешсез, чыгып торган имплантлар белән яшәгән дәвердә аның сәламәтлеге кинәт начарайган. Ул пюре сыман ризык белән генә тукланырга мәҗбүр. Ә бер сәбәпсез сәламәт тешләрен алдырып, сөяк тукымасын югалту аркасында муенда, буыннарда сызлаулар һәм күрү белән проблемалар барлыкка килгән.
Өстәвенә, тешсез Андрейның йөзе үзгәргән: иреннәре эчкә баткан, һәм ул хәзер бабайны хәтерләтә. Җәй көне ул полициягә гариза биргән, ләкин эш нибары декабрь ахырында, 40тан артык зыян күрүче җыелгач кына кузгалган. Кешеләрне якынча 50 миллион сумга алдаганнар.
Шулай да авырлыкларга карамастан, Андрей бирешми. Ул башка корбаннар белән элемтәдә тора. Алар башкаларны кисәтү өчен бергәләп мошенниклар турында мәгълүмат җыялар. Параллель рәвештә гаиләне тәэмин итү һәм көчләп тагылган кредитны түләү өчен аңа өстәмә рәвештә эшләргә туры килә.
P.S. Нормаль туклана башлар өчен Андрейга ким дигәндә 12 имплант куйдырырга кирәк. Моңа якынча 2 миллион сум акча таләп ителә. Тик аның акчасы юк...
Чыганак: kp.ru