Хәвеф-хәтәр
12 Января , 06:11

Психиатр язган даруны эчкәч, яшь хатын реанимациягә эләккән

 Яшәү белән үлем арасында ике атна тартышкан ул. 

Мәскәүдә яшь хатын, биполяр тайпылыштан (психиатрик авыру) дарулар эчкәннән соң, реанимациягә эләккән. Ул чак кына үлемнән калган. Даруны аңа антидепрессантлар урынына шәхси табиб билгеләгән.

32 яшьлек Анна сөйләвенчә, ул депрессиядән һәм еш кына кәефе үзгәрүдән җәфаланган, соңгы 6 ел дәвамында антидепрессантлар кабул иткән. Тик ул дарулар хатынга вакытлыча гына ярдәм иткән, Анна дәвалануда алга китеш күрмәгән һәм нәтиҗәдә психотерапевтын алмаштырырга уйлаган. Шәхси белгеч синдә көчле невроз (ОКР — обцессивно-компульсивное расстройство)  дигән һәм ламотриджин (бу препарат белән биполяр тайпылышларны һәм эпилепсияне дәвалыйлар) даруы билгеләгән.

Башта Анна чыннан да үзен яхшы хис иткән, әмма берничә атна узуга аның тәне тимгелләр белән капланган. 40ка якын тән температурасы һәм кызамыкка шик белән аны хастаханәгә алып киткәннәр. Әмма анализлар алганнан соң аңарда Лайел синдромы ачыкланган. Лайел синдромы — ламотриджин кабул итү аркасында барлыкка килгән сирәк очраучы һәм көчле аллергик чир.

Анна ике атна буена реанимациядә яткан. Аның тәнендә һәм йөзендә күпсанлы җөйләр калган, күзенең мөгез катламы җәрәхәтләнгән, аяк-кул бармакларында тырнаклары коелган. Табиблар сүзләренчә, яшь хатын күлмәктә туган — мондый очрак үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шәхси клиникага Аннаның дәгъвалары  юк, мәсьәләне судка кадәр хәл иткәннәр. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас