

Җәнлек “Уфимский сокол” спорт лагере территориясенә урманнан килгән һәм 13 яшьлек кызга ташланып, аны тешли башлаган. Лагерь хезмәткәрләре тиз арада баланы җәнлектән изоляцияләгән. Әмма селәүсен бик тә сәер кыланган: кар ашаган һәм тончыга башлаган.
Күп тә үтми лагерь территориясенә ашыгыч ярдәм, полиция, Росприроднадзор һәм кыргый җәнлекләр реабилитациясе үзәге хезмәткәрләре килгән. Селәүсенне лагерьдан ерак түгел тотканнар, әмма ярдәм итә алмаганнар. Экспертлар сүзләренчә, кыргый җәнлек котырган булган. Ул шаһитлар алдында үлгән. Кыргый мәчене тикшерер өчен йоклатып та өлгермәгәннәр.
Кыз бала белән бар да яхшы, җәнлек тешләгән һәм тырнаган эзләр тирән булып чыкмаган. Аңа уколлар ясыйлар, ул медиклар күзәтүе астында.
Әлбәттә, барысын да балага һөҗүм иткән селәүсендә котыру чире булганмы, юкмы икәнлеге кызыксындыра.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, үлгән селәүсенне котыру чиренә тикшергәннәр. Беренчел нәтиҗәләр билгеле.
“Микроскопия һәм ПЦР тискәре нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук биопроба үткәрелә — бу лаборатор шартларда котыру чирен диагностикалауның иң сизгер һәм ышанычлы ысулларының берсе. Ахыргы нәтиҗә 30 көннән соң билгеле булачак”, — диделәр ведомствода.
P.S. БР буенча Тикшерү Комитеты Благовещен районындагы селәүсеннең балага һөҗүм итүе белән бәйле инцидентка җавап бирде.
Тикшерү комитеты ваемсызлык турындагы җинаять эше кысаларындагы барлык фактларны, шул исәптән балалар учреждениесенең хәвефсезлеге өчен җаваплы вазифа биләүче затларның гамәлләрен тикшерергә ниятли.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.