Таиландның Пхукет утравында рус туристларын утырткан көймә балык тота торган траулер белән һәлакәткә тарыган. Берничә кеше имгәнгән, ә судно баткан.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүаты буенча, якшәмбе иртәсендә тизйөрешле Korawich Marine 888 көймәсе Ко Кай утравыннан ерак түгел Pichai Samut 1 балык тота торган траулер белән бәрелешкән. Бу вакытта катерда 52 турист һәм 3 экипаж әгъзасы булган.
Көчле бәрелүдән көймәнең алгы өлеше йомычка өеменә әйләнгән һәм судно диңгез төбенә киткән. Катердагы туристлар, паникага бирелеп, кычкыра башлаган, кайберәүләр якыннарын коткарган. Кыскасы, Korawich Marine 888 әйләнгән һәм баткан, 55 кеше суга егылып төшкән.
Коткару хезмәтләре авария урынына тиз барып җиткән һәм каза күргәннәрне судан алып чыккан, дип язды Телеграм-каналлар.
Тик, кызганычка каршы, балык тота торган траулер белән туристик спидбот бәрелешүе нәтиҗәсендә соңрак 18 яшьлек русияле кызның һәлак булуы ачыкланды.
Таиланд басмалары Русиядән килгән 18 яшьлек Елизавета С. Һәлак булган, дип хәбәр иткән. Барлыгы 12 кеше җәрәхәтләнгән. Бер ир-атны авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр. Суднода 52 турист һәм 3 экипаж әгъзасы булган.
Korawich Marine 888 көймәсенә хуҗа компаниянең башка туристик суднолары да шушы арада гына ким дигәндә ике тапкыр авариягә очраган. Компаниянең бер катеры шулай ук икенче судно белән бәрелешкән, тагын бер көймәсе янган.