Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 гыйнвар , 22:40

Юлда тагын үлем

Иглин районында «Урал» автомобиль юлының 1503 чакрымында зур йөк машинасы катнашында массакүләм авария булган. 

Юлда тагын үлем
Юлда тагын үлем

Беренчел мәгълүматлар буенча, 45 яшьлек Renault Duster йөртүчесе каршы як полосага чыккан, анда Scania фурасы белән бәрелешкән, шуннан соң аларга Toyota Land Cruiser бәрелгән.

Авариядә гаепле хатын медиклар килгәнче урында ук үлгән; хәзер участокта ашыгыч хезмәтләр эшли, фаҗига шартлары ачыклана.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас