Мондый гамәлнең сәбәбе бала табудан соңгы авыр депрессия булган дип фаразлана.
Бер баласы булган гаилә имин һәм хәлле саналган. Әмма икенче сабыйның барлыкка килүе 35 яшьлек хатын-кызга тискәре йогынты ясый.
Мөгаен, депрессия һәм бик нык ябыгу аркасында ул баладан баш тартырга карар кылып, аны җәмәгать урынында калдырган. Берүзе табылган сабыйны кичекмәстән хастаханәгә китергәннәр, анда аңа тулы медицина тикшерүе уздырганнар һәм кирәкле ярдәм күрсәткәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу гамәлне башкарган ана-тугыз еллык эш стажы булган тәҗрибәле педиатр.