Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 гыйнвар , 13:29

Тюбингта шуганда бил умырткасын сындырган

Мәскәүле тюбингта шуганда бил умырткасын сындырган  

Тюбингта шуганда бил умырткасын сындырган
Тюбингта шуганда бил умырткасын сындырган

SHOT мәгълүматлары буенча, Неля 1 гыйнварда Мичурин проспектындагы паркка тюбинг шуарга киткән.

Кыз таудан төшкәндә, аның уртасында агач торган. Ул аны урап узарга яки ниятләгән.

Ләкин кискен төшү аркасында тюбинг шактый тизлек җыйган һәм Неля аны туктата алмыйча, агачка барып бәрелгән.

Кыз аркасы белән бик каты бәрелә, аңа шунда ук ашыгыч ярдәм чакырталар. Табиблар аның бил умырткасы сынуын ачыклаган.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас