Воронежда балалар скверда кар бәрешле уйнаганда очраклы рәвештә баласы иярткән ир-атка тидергән. Бу ир-атны бик каты ачуландырган һәм ул балаларның берсенә һөҗүм иткән. Бу хакта “112” Телеграм-каналы хәбәр итә.
Нәтиҗәдә 13 яшҗлек малай каза күргән. Ата кешегә кар йомарламы тигәч, ул, аты-юлы белән сүгенеп, балалардан сквердан китүне таләп иткән. Ул чакта балалар аңа очраклы рәвештә кар тиюен аңлаткан. “Котырынган ир кеше балаларның берсен – 13 яшьлек малайны капюшоныннан тотып җилтерәткән. Үсмер аны җибәрүне таләп иткән һәм әти-әниләрен чакырам дигән”, – дип яза “112” Телеграм-каналы.
Моны ишеткән ир-ат тагы да ныграк ачыланган һәм ике тапкыр малайның йөзенә суккан. Баланың ирене җәрәхәтләнгән һәм гематома барлыкка килгән. Малайның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: lenta.ru