Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 гыйнвар , 13:29

Чанда коенганнан соң үлә язган

Кызны Екатеринбургта чанда коенганнан соң хастаханәгә салалар. Ул аңын югалта, тәнен көзән җыера башлый.

Чанда коенганнан соң үлә язган
Чанда коенганнан соң үлә язган

SHOT мәгълүматлары буенча, кызлар Екатеринбург янындагы мунча комплексында зур компания белән ял иткәннәр.

Алар салкында урам чанында коеналар. Көтмәгәндә кызларның берсенең хәле начарлана: аның күзләре караңгылана һәм ул аңын югалта. Зыян күрүчене кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырталар: ул күгәреп, калтырый башлый, тәнен көзән җыерыла башлый.

Урынга табиблар килгәч, алар тикшерү узу өчен кызны хастаханәгә салалар. Пациентка баш миенең КТ ясаганнар, кан алганнар һәм ул невролог һәм эпилептологка консультациягә барсын өчен өенә кайтарып җибәргәннәр.

Кыш көне чанда коену температураның кискен үзгәрүе аркасында куркыныч булырга мөмкин, диләр табиблар. Кайнар судан чыкканнан соң кан тамырлары тараерга өлгерми — бу кан басымының тиз тирбәлүенә һәм йөрәккә җитди йөкләнешкә китерә. Йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булган кешеләрдә инфаркт булырга мөмкин.

Сәламәт кешеләрдә арыганлык һәм алкоголь кебек тискәре факторлар бергә булганда да куркыныч арта.

Фото: ясалма фәһем

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас