Таиландта Русия туристы моңа кадәр аерылышкан хатынына кавышырга тәкъдим иткәндә булган бу хәл.
Аның исеме – Дмитрий К. Ул Магаданда яши һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли. Яңа ел алдыннан ул элекке хатыны Екатерина белән очрашкан да, 2026 елда барын да яңадан башлыйк дигән. Ул Пхукетка ял итәргә барырга тәкъдим иткән. Екатерина ризалашкан, һәм алар диңгезгә очкан. Пхукетта Дмитрий, бер тезенә басып, Екатеринага кабаттан тәкъдим ясаган, һәм сөйгәне “әйе” дию белән һушын югалткан.
Хастаханәдә коткаручының баш миендә шеш табалар. Дмитрий әле комада ята. Бу авыру страховка очрагына туры килми. Шушы көннәрдә туганнары Таиланд табибларыннан Русиягә очарга рөхсәт алган, ләкин яңа проблема барлыкка килгән. Екатерина Дмитрийны госпитальдә яткыру өчен 3 млн сум сарыф иткән һәм аның банк счетларындагы калган акчалары аны Русиягә алып кайтыр өчен җитәрлек булмаган. Юлга дигән акчаны ул җыя да алмый, чөнки Таиландтан машина сату яки онлайн-кредит алу мөмкин түгел.
Язмыш шаяруы диярсең... Яңа тормыш башларга торганда гына үлем тырнагына эләккән...
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.