Подмосковьеда азык-төлек белән агулану теркәлгән. Ким дигәндә ике гаилә ат ите ашап агуланган. Агулануның беренчел версиясе – ботулизм. (Ботулизм – Clostridium botulinum бактериясе токсиннары китереп чыгарган кискен йогышлы авыру. Нерв системасының, башлыча озынча һәм арка миенең зарарлануы белән билгеләнә. Мускуллар һәм сулыш параличына китерергә мөмкин. – Авт.)
Инцидента Раменский шәһәр округының Холуденево авылында теркәлгән. Инфекция чыганагы – Костромада сатып алган ат ите. Итне 4 гыйнвар көнне фритюрда әзерләгәннәр. Ит ашаганнан соң дәваханәгә шунда ук 8 кеше эләккән, алар арасында 13-16 яшьлек 4 бала да булган. Әлеге вакытта агуланучылар медицина учреждениеләрендә дәвалану уза, аларның барысында да ботулизмга хас билгеләр күзәтелә: күзгә ике булып күренү, яктылыктан курку, карлыккан тавыш, йоту кыенлашу һәм хәлсезлек.
Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Медицина хезмәтләре агулану очрагын күзәтүне дәвам итә һәм зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтә. Тикшерү үткәрелә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.