Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 гыйнвар , 17:11

"Мине мәет урынына сөйрәп йөрттеләр"

Санкт-Петербургта ике ир-ат балалар мәйданчыгында этләрне йөрткәнгә кисәтү ясаган хатын-кызны бик каты кыйнаган.

"Мине мәет урынына сөйрәп йөрттеләр"
"Мине мәет урынына сөйрәп йөрттеләр"

Невский проспектындагы йорт рәисе Светлана Кабакова балалар мәйданчыгында этләрне йөрткән яшәүчеләргә кисәтү ясаган.

Сүз көрәштергәннән соң аларның берсе ярсып китә һәм аңа һөҗүм итә — баш артына суга һәм кыйный башлый.

Кыйнауга аның артыннан икенчесе дә кушыла. Хатын-кызны имгәтеп, алар бергәләп аны күзәтү камераларыннан ераграк алып китмәкче булалар. "Тезгеннән котылгач, эт йөгереп килеп, мине тешләде, мине бөтенләй талады. Алар берәү дә камерадан мине күрмәсен өчен, мине мәет кебек өстерәп алып киттеләр. Һәм анда минем башыма пистолет белән суктылар", - дип сөйләгән Светлана РЕН ТВ га.

Күршесе Влад аны күреп калып, ашыгыч ярдәм чакырта. Хатын-кызны Мариинск хастаханәсенә баш җәрәхәтләре һәм кабыргалары имгәнүләре белән госпитализациялиләр, шуннан соң өенә кайтарып җибәрәләр.

Светлана полициягә рәсми гариза белән мөрәҗәгать итәргә ниятләвен белдергән.

Йортта яшәүчеләр берничә тапкыр эт хуҗалары йорт хайваннарын балалар мәйданчыгында йөртә дип зарланган.

Алар сүзләренчә, җинаятьчеләрнең берсенең эте йортның икенче яшәүчесенә һөҗүм иткән инде.

"Мине мәет урынына сөйрәп йөрттеләр"
"Мине мәет урынына сөйрәп йөрттеләр"
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас