Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 гыйнвар , 12:28

Җырчы Гөлназ Асаева буранга эләккән

Гөлназ Асаева карлы-буранлы юлда калган: «Кайтып җитә алсак...» 

Җырчы Гөлназ Асаева буранга эләккән
Җырчы Гөлназ Асаева буранга эләккән

Җырчы һәм аның ире Вилли (Вилдан Шәмсетдинов), һава шартлары бик начар булуга карамастан, Уфага концертка барырга чыкканнар. Ләкин, трасса ябылу сәбәпле, күңелсез хәлләргә юлыкканнар. 

Дуслар, юлларда сак булыгыз. Без Уфага барырга чыккан идек. Юлларда – «бөкеләр». Артык ашыгыч барыр җирләрегез булмаса, өйдә генә ятыгыз, беркая да бармагыз, – дип киңәш итә Гөлназ Асаева.

Гөлназ белән Вилли бер авыл аша «бөкене» әйләнеп узмакчы булганнар, әмма монда да күңелсез хәлгә очраганнар. Трассаны бөтенләй ябып куйганнар. 

Җырчылар концертка өлгермәгән. 

Белмим ничә сәгать утырырбыз. Бүген кайтып җитә алсак та әйбәт булыр иде, – дигән Асаева.

Чыганак: Татар Today

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас