Хәвеф-хәтәр
4 Января , 20:06

Сочида җир тетрәгән

Аллаһ сакласын!

Сочиның Лазаревский районында Рихтер шкаласы буенча 4 магнитудалы җир тетрәве теркәлгән. Бу хакта шәһәр мэры Андрей Прошунин үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.

“Җир тетрәвенең эпицентры Кара диңгез акваториясендә, Сочи ярларыннан якынча 5 км ераклыкта  урнашкан булган. Лазаревский районында тетрәүләр көче 4 балл тәшкил иткән”, – дип язган ул. Мэр каза күрүчеләр һәм инфраструктура җимерелү очраклары юк, дип ассызыклаган.   

Хәбәр ителүенчә, шәһәрнең үзәк районында да җир тетрәү теркәлгән. Аның магнитудасы Рихтер шкаласы буенча 3 балл тәшкил иткән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас