

Яңа елның беренче тәүлегендә республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 800 очрагы теркәлгән.
64 водитель руль артында исерек хәлдә булган, шуларның дүртесе моңа кадәр дә салмыш килеш тотылган.
“Алар кабат шундый ук хокук бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак. “Аек машина йөртүче” операциясе дәвам итә”, – ди республиканың Баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча “кайнар линия” телефонына хәбәр итәргә була. Номеры – 8 (34-72) 79-32-92. Яки телеграм мессенджерына – @GIBDDRB_02bot.