

Яңа ел төнендә Уфа районы Шмидтово авылында яшәүче ике агай-эне мунчага киткән. Әмма контейнердан мунча итеп җиһазландырылган корылмага төнге сәгать дүртләр тирәсендә ут капкан. Янгын урынына коткаручыларны чакыртканнар.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итүенчә, 35 һәм 32 яшьлек ир-атларны төрле дәрәҗә пешүләр белән хастаханәгә озатканнар.
“Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын газ горелкасы кулланып мунча ягарга тырышканда чыккан”, – дигән коткаручылар.
Чыганак: bashinform.ru